news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфтияттә дини җырларны торгызу хакында сөйләштеләр

«Рухи моң» проекты татар мәкамен, традицион мөнәҗәт жанрын киң массага җиткерү максатыннан эшләнә.

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Бүген, Рәҗәб аеның 17нче көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин танылган алып баручы Марсель Әхмәдуллин һәм дини җырлар башкаручылар — Татарстанның атказанган артистлары Марсель Вәгыйзев һәм Вәли Фазлыйәхмәтов белән дини җырларны торгызу хакында сөйләште. Бу турыда ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.

Марсель Әхмәдуллин «Рухи моң» проекты белән таныштырды. «XXI гасырда, глобальләшү чорында, дин һәм милли кыйммәтләрне саклау мәсьәләләренә аеруча игътибарлы булуыбыз сорала. Без, яшь һәм иҗади интеллигенция вәкилләре буларак, дини җырлар башкару сәнгатен торгызырга телибез. Татар мәкамен, традицион мөнәҗәт жанрын киң массага җиткерү таләп ителә. Шул максаттан, программа төзү юнәлешендә эш алып барабыз, әлеге чараларга күпләгән танылган башкаручыларны җәлеп итәргә ниятлибез», — диде.

Мөфти хәзрәт «Рухи моң» проектын хуплады һәм автор-башкаручыларның чыгышлары, хәзрәтләрнең вәгазьләреннән торган программаны ясап бетергәннән соң, аның белән татарлар яшәгән төбәкләргә дә чыгу буенча тәкъдимнәрен җиткерде.

Марсель Әхмәдуллин аңлатып узганча, беренче программа белән чыгышлар Казанда май ахырында көтелә. Театральләштерелгән тамашадан һәм концерт номерларыннан торган чыгышлар динебезне саклап китереп җиткергән әби-бабаларыбыз рухларына багышланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100