news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфтият вәкиле хатын-кызларга ничә яшьтән хаҗга ялгыз барырга яраганын әйтте

45 яшькә кадәрге хатын-кызлар Согуд Гарәбстанына ирекле рәвештә керә алмый, диде “ДУМ РТ ХАҖ” программасы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов.

Мөфтият вәкиле хатын-кызларга ничә яшьтән хаҗга ялгыз барырга яраганын әйтте
Султан Исхаков

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). “ДУМ РТ ХАҖ” программасы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов хәбәр итүенчә, 45 яшькә кадәрге хатын-кызлар Согуд Гарәбстанына ирекле керә алмый. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында билгеле булды.

“45 яшькә кадәр хатын-кызлар Согуд Гарәбстанына ирекле керә алмый, якын ир туганының озатуы (мәхрәм) таләп ителә”, - диде Ранис хәзрәт Вахитов.

  • Мәхрәм – хатын-кызның якын туганы. Ул аңа кияүгә чыга алмый, әмма икәүдән-икәү генә ялгыз калып, сәяхәткә китәргә мөмкин.

“Согуд Гарәбстаны – бу илгә керү өчен хатын-кызлардан мәхрәм таләп итүче бердәнбер дәүләт. Әгәр кызның бертуган абыйсы яки әтисе озата бара икән, ул рәхәтләнеп хаҗ кыла ала. 45 яшьтән соң мәхрәм таләп ителми. Шушы яшьтән узгач ул Согуд Гарәбстанына ирекле рәвештә бара ала”, - диде Ранис хәзрәт.

Аның сүзләренә караганда, хаҗга хатын-кызлар ешрак йөри. “Төркемнәргә карасаң да, хатын-кызлар күпчелекне тәшкил итә”, - диде “ДУМ РТ ХАҖ” программасы җитәкчесе .

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100