Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мөфтият Татарстанда Гошер көне игълан итә
Барлык мөхтәсибәтләрдә гошер сәдакасы җыю оештырылачак һәм халыкның мохтаҗ катламы азык-төлек белән тәэмин ителәчәк.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте бу атнаның шимбәсендә – 2018 елның 29 сентябрендә – Татарстан Республикасында Гошер көне игълан итә. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Барлык мөхтәсибәтләрдә гошер сәдакасы җыю оештырылачак һәм халыкның мохтаҗ катламы азык-төлек белән тәэмин ителәчәк. Гошер сәдакасы республика районнарындагы үзәк мәчетләрдә кабул ителәчәк.
Гошер – сәдаканың махсус төре, мөселман кешесе җыеп алган уңышының уннан берен мохтаҗларга бирә. Гошер сәдакасы түләүнең мәҗбүри булуы “Сыер” сүрәсенең 267 нче аятендә күрсәтелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз