news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфтият сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә авыз ачу мәҗлесе үткәрде

Алдагы көннәрдә мондый ифтарлар Татарстан Республикасының башка шәһәр һәм районнары мөхтәсибәтләре тарафыннан да оештырылачак.

Мөфтият сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә авыз ачу мәҗлесе үткәрде
dumrt.ru

(Казан, 8 май, "Татар-информ"). Рамазан аеның икенче көнендә, Бөек Җиңүнең 74 еллыгын каршы алган көннәрдә, Казанның «Туган авылым» комплексында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү ниятеннән авыз ачу мәҗлесе үткәрелде. Бу турыда ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Чарага сугышның авыр елларын үз иңнәрендә күтәргән, ачлык-ялангачлыкны күргән хөрмәтле ветераннар бөтен республикабыздан җыелды. Хәйрия ифтарына килүчеләрне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләп, Рамазан-шәриф ае һәм Бөек Җиңү көне белән тәбрикләде.

Ул республикабызның һәм илебезнең хәзерге уңышлары совет халкы куйган тырышлыкларга нигезләнүен әйтте: Бөек Ватан сугышында җиңеп, Россия Федерациясе бүгенге көндә көчле һәм ирекле дәүләт булып кала бирә, дип ассызыклады.

Мөфти хәзрәт шулай ук ветераннарны Ватаныбызны саклауда күрсәткән каһарманлыклары өчен олылау һәм аларга ихлас күңелдән рәхмәт белдерү – 9 майда гына түгел, көн саен кайтарылырга тиешле безнең олы бурычыбыз, дип искәртте һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм сүзләрен китерде: “Кешеләргә рәхмәтле булмаган – Аллаһыга да рәхмәтле түгел”. 

Алга таба җәмәгать белән ахшам намазы укылды һәм истәлекләр, хатирәләр сөйләп авыз ачу мәҗлесе узды. Камил хәзрәт сугыш ветераннарына бүләкләр таратты. Алдагы көннәрдә мондый ифтарлар Татарстан Республикасының башка шәһәр һәм районнары мөхтәсибәтләре тарафыннан да оештырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100