news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфтият Корбан бәйрәменә волонтерлар җыя

Волонтерлар корбан итләрен пакетларга тутыру, машинага төяү, аны мохтаҗларга өләшү, шулай ук төп гает намазын оештыруда ярдәм итүдә катнашачаклар.

(Казан, 7 август, “Татар-информ”). Мөфтият Корбан бәйрәменә волонтерлар җыя. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

21 августта мөселман дөньясы Корбан бәйрәмен билгеләп үтә, мәчетләрдә гает намазлары укылачак, махсус билгеләнгән урыннарда корбаннар чалыначак. Корбан итләре күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә, инвалидларга, күзләре күрмәүчеләргә, ятим балаларга һәм физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләргә таратылачак.

"Елдан-ел корбан чалучыларның саны арта һәм корбан итләрен тарату оештырыла. Социаль яктан аз тәэмин ителгән кешеләргә итләрне тарату өчен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте волонтерлар җыюны игълан итә. Актив яшь егет-кызлар корбан итләрен ваклап пакетларга тутыру, машинага төяү, аны мохтаҗларга өләшү, шулай ук төп гает намазын оештыруда ярдәм итүдә катнашачаклар", - диелгән Диния нәзарәте хәбәрендә.

Волонтер булу өчен, Диния нәзарәте сайтында теркәлү үтәргә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100