news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфтинең мөселманнарга киңәше: Сабыр булыгыз, уразадан беркемнең үлгәне юк!

“19 сәгать дәвамында фәрештәләр безнең өчен догада”, - дип белдерде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Мөфтинең мөселманнарга киңәше: Сабыр булыгыз, уразадан беркемнең үлгәне юк!
Рамиль Гали

(Казан, 14 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин ураза тотарга җыенучы мөселманнарга сабыр булырга кушты. Бу киңәшен ул “Татар-информ” агентлыгында Республика ифтарына багышланган матбугат конференциясендә җиткерде.

“Пәйгамбәрнең бер хәдисе бар – фәрештәләр ураза тотучыларны ярлыкауны сорап торалар. Әй, Раббым, фәлән бәндәне гафу ит, дип сорыйлар. Раббыбызның рәхмәте шулкадәр зур: 19 сәгать дәвамында фәрештәләр безнең өчен догада. Шуңа күрә, борчылмагыз, ачлыктан беркем үлмәде, ашаудан үләләр. Бөтен авырулар ашаудан килә, Уразадан беркем үлгәне юк. Сабыр булыгыз!” – дип киңәш итте Татарстан мөфтие.

  • 16 май – Уразаның беренче көне. Ураза бәйрәме 15 июньдә узачак. Гает намазы авылларда 3 сәгать 30 минутта, шәһәрләрдә сәгать 7 дә укылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100