news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфтилеккә бер генә кандидат булуы начар түгел – Рәфыйк Мөхәммәтшин

Камиль хәзрәткә альтернатив кандидатлар булмау вазгыятьнең тотрыклы икәнлеген күрсәтүче мисал дип саный Россия ислам институты ректоры.

Мөфтилеккә бер генә кандидат булуы начар түгел – Рәфыйк Мөхәммәтшин
Салават Камалетдинов

(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”, Алмаз Биккол). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Россия Ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин фикеренә, Татарстан мөфтие сайлауларында Камил хәзрәт Самигуллинга альтернатива булмавы нормаль күренеш. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, быел яз Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең съездында мөфти, аның беренче урынбасары һәм казый сайланырга тиеш. Мөфти вазыйфаларына әлеге вакытта бердәнбер кандидат – мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.

“Димәк, Камил хәзрәтнең дүрт ел дәвамында мөфти буларак эш нәтиҗәләре начар түгел. Әгәр дә инде Камил хәзрәткә мөселман җәмәгатьчелеге, хөкүмәт органнары тарафыннан күп сораулар булса, аны аңлап, Камил хәзрәт турында фикер тискәре якка үзгәрде, шуңа күрә без дә үзебезнең кандидатурабызны тәкъдим итик дип уйлаучылар күбрәк булыр иде”, – дип сөйләде ул.

Шулай ук Рәфыйк Мөхәммәтшин Камил хәзрәткә карата мөнәсәбәтләрнең яхшы булуын билгеләп үтте.

“Бүген республикада дини вазгыять тыныч. Камил хәзрәткә мөселманнар тарафыннан да, хөкүмәт органнары тарафыннан да мөнәсәбәт яхшы дип әйтергә була. Башка кеше үзенең кандидатурасын күрсәтмәү – ул начар, күбрәк булса ,яхшырак дип әйтү дә дөрес түгел. Камил хәзрәтнең кандидатурасы үзе генә булу вазгыятьнең тотрыклы икәнлеген күрсәткән бер мисал”, – ди ул.

Искәртеп үтик, Камил хәзрәт Сәмигуллин 2013 елның 17 апреленнән башлап бүгенгә кадәр мөфти вазыйфаларын башкара. Яшьләр арасында ул “Абу Ахмад Казани” дип аталган интернет никнейм белән дә танылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100