news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфтиләр шурасы рәисе халык шагыйре вафаты сәбәпле, татарларның кайгысын уртаклашты

Россия мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе Равил хәзрәт Гайнетдин татар әдәбияты һәм, гомумән, Россия мәдәнияте зур югалту кичерде, дип белдерде.

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). 27 мартта Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин вафат булуын белгәч, Равил хәзрәт Гайнетдин татар халкының кайгысын уртаклашты. Россия мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесенең мөрәҗәгате нәзарәтнең рәсми сайтында урнаштырылган.

«Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән күренекле әдипнең якыннары һәм барча татар халкының тирән кайгысын уртаклашам. Татар әдәбияты һәм гомумән Россия мәдәнияте зур югалту кичерде. Барча адәмнәр Аллаһыдан вә Аңа кайтачак. Мөгаллим улы Робертның рухы Раббыбызның киң рәхмәтенә, гөнаһларын ярлыкавына ия булсын дия догада торам», — диелә кайгынамәдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100