news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөфтиләр шурасы Мөхәммәд пәйгамбәргә (с.г.в.) багышланган күргәзмәгә чакыра

17 октябрьдә кичке сәгать алтыда Мөхәммәд пәйгамбәргә (с.г.в.) багышланган күргәзмә ачылышы да көтелә.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Мәскәү Җәмигъ мәчетендә сәгать 19:30 да «Поиск» дип аталган интеллектуаль уен булачак.

Чара кысаларында теләгән һәр кеше ислам тарихының кызыклы вакыйгалары белән таныша алачак. Шулай ук ислам көллияте студентлары һәм мөселман җәмгыяте вәкилләре белән пәйгамбәр тормышы (с.г.в.) турындагы белемнәрне тикшереп карап булачак.

Шул ук көнне кичке сәгать алтыда Мөхәммәд пәйгамбәргә (с.г.в.) багышланган күргәзмә ачылышы да көтелә. Әлеге күргәзмәне РФ Мөселманнары Диния нәзарәте, Мәскәү мөселманнары диния нәзарәте һәм «Сафмар» хәйрия фонды оештырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot