Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөфтиләр шурасы: Красноярск мөселманнарына чатнама суыкта урамда намаз укый
Красноярск Җәмигъ мәчете техник паспорт буенча 400 кешегә исәпләнсә дә, һәр җомгада бирегә – 1,5-2 мең, ә бәйрәм көннәрендә 20 меңгә якын кеше җыела.
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Красноярскида көчле салкыннар аркасында мәчет төзү ихтыяҗы тагын да кискенрәк төс алган. Хәзерге вакытта биредәге мөселманнар чатнама суыкта ачык һавада намаз укый. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Красноярск Җәмигъ мәчете техник паспорт буенча 400 кешегә исәпләнсә дә, һәр җомгада бирегә – 1,5-2 мең, ә бәйрәм көннәрендә 20 меңгә якын кеше җыела.
фото: muslim.ru
"Мәчеттә һәм күршедәге корылмаларда урын җитмәгәнлектән, кешеләр урамда намаз укырга мәҗбүр. Красноярск крае мөселманнары Бердәм Диния нәзарәте җитәкчелеге инде 15 ел дәвамында яңа мәчет төзү башлангычы белән чыкса да, барысы да сүздә генә кала", диелгән әлеге хәбәрдә.
Бүгенге көндә Красноярск шәһәрендә нибары бер иман йорты эшли. Миграция процессларын исәпкә алып, якын киләчәктә Красноярскида мөселманнар саны тагын да артачак. Моннан тыш, Кышкы Универсиадага шәһәргә ислам динен тотучы 300дән артык катнашучының килүе көтелә, дип яза Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз