Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөфти урынбасары: Танылган дин әһелләренә Интернетта эшләүне активлаштырырга кирәк
Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында милли һәм дини тормышның Интернетта яктыртылу дәрәҗәсе турында сөйләшәчәкләр.
(Казан, 31 май, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары Рәфикъ Мөхәммәтшин фикеренчә, диния нәзарәтләренә, танылган дин әһелләренә Интернет челтәрендә эшләүне активлаштырырга кирәк
3-5 июнь көннәрендә Казанда «Милли тормыш һәм дин» XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы узачак. Анда дүрт дискуссион мәйдан эшлиячәк. Аларның берсе Интернет челтәрендә милли һәм дини тормышны яктыртуга багышланган.
«Интернетның әһәмияте арта бара. Анда уңай мәгълүматтан кала тискәресе дә бар. Диния нәзарәтләренә, танылган дин әһелләренә Интернет челтәрендә эшләүне активлаштырырга кирәк. Без уңышларга ирештек дип әйтеп булмый. Диния нәзарәтләренең сайтларын карасак, ул — традицион яңалык сайты, анда әлләни табып булмый», — диде Рәфикъ Мөхәммәтшин форумга багышланган матбугат очрашуында.
Ул шулай ук дини уку йортларының сайтларын да актив алып барырга һәм социаль челтәрләрне үстерергә өндәде.
Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында шулай ук дини оешмаларның татар телен саклау һәм үстерү, рухи мирасны өйрәнү һәм дини уку йортларында укыту-тәрбия эшләре мәсьәләсе күтәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз