news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти Татарстанда башка ил галимнәренең дини әсбапларына ихтыяҗ юклыгын әйтте

“Тарихыбызны өйрәнсәк, зур галим була алабыз”, - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

(Казан, 31 март, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республикада башка ил галимнәренең дини әсбабларына ихтыяҗ юк, дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә белдерде.

“Без тарихыбызны белмәсәк, динебезгә, милләтебезгә карата хөрмәтебез булмый. Горурлык өчен сәбәпләребез бик күп. Мәсәлән, Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәт гарәп телендә 30 дан артык китап язган, шулай ук мөселманнар тарафыннан эшләнелгән Коръән беренче тапкыр Казанда басылган. Арабызда таянырлык галимнәребез бар,  фәнни һәм рухи мирас калдырып киткәннәре дә күпме! Башка галимнәрнең хезмәтләренә мөрәҗәгать итәргә безнең ихтыяҗыбыз юк. Аллаһка шөкер, меңләгән китапларыбыз басылган. Тарихыбызны өйрәнсәк, зур галим була алабыз”, - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Камил хәзрәт Сәмигуллин  30 март көнне үзе дә 1902 елда шәйх Галимҗан Баруди тарафыннан Казанда нәшер ителгән һәм Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә уку әсбабы буларак файдаланылган "Әт-Тәхави гакыйдәсе (Акыда ат-Тахави)" китабыннан лекция укыды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100