news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөфти Тәлгать Таҗетдин уку йортларында әхлак дәресләре кертергә тәкъдим итә

Тәлгать Таҗетдин фикеренчә, халык әхлакый башлангычка инанмаса, Россия бөек дәүләт булла алмас иде.

Мөфти Тәлгать Таҗетдин уку йортларында әхлак дәресләре кертергә тәкъдим итә
архив/Владимир Васильев

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте башлыгы мөфти Тәлгать Таҗетдин мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында әхлак дәресләре кертергә тәкъдим итте. Бу турыда «Интерфакс» хәбәр итә.

«Аллаһка шөкер, хәзер мәктәп программасында традицион конфессияләр культурасы нигезләре бар. Әмма әхлак дәресләрен дүртенче сыйныфта гына түгел, урта мәктәптә дә һәм югары уку йортларында да кертергә иде», - диде мөфти Мәскәүдә Бөтендөнья рус халык соборында.

Тәлгать Таҗетдин фикеренчә, халык әхлакый башлангычка инанмаса, Россия бөек дәүләт була алмас иде.

«Аллаһка шөкер, безнең ил - бөек держава, һәм бу барысына да исбатланган, моңа беркем дә шикләнә алмый. Якын Көнчыгышта да, бөтен дөньяда да агрессиягә каршы торырлык нәрсәләр бар. Ләкин бөеклек - ул төймәләр һәм корал гына түгел, боларның барысына да чыдар өчен көчле рух булырга тиеш», - диде мөфти һәм балаларга рухилык һәм әхлак нигезләрен өйрәтергә өндәде.

news_right_1
news_right_2
news_bot