news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти шәех Равил Гайнетдин җитәкчелегендәге делегация Гомрә кылды

Мөфти илләр һәм халыклар арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм үстерү, шулай ук Ватаныбызның чәчәк атуын сорап дога кылды.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия мөселманнарының Диния нәзарәте делегациясе мөфти шәех Равил Гайнетдин җитәкчелегендә Җиддәдән Мәккәгә килде һәм алар кече хаҗ - Гомрә кылды.

Делегация составында мөфти урынбасарлары Рушан Аббәсов, Дамир Мөхетдинов һәм Рәфыйк Фәттахетдинов, департамент җитәкчесе Динар Гайнетдинов һәм Россия Диния нәзарәтенең Халыкара департаменты җитәкчесе Илдар Галиев бар.

Кече хаҗ кылганнан соң мөфти шәех Равил Гайнетдин Аллаһы Тәгаләдән иман, сәламәтлек, иминлек һәм иманлы нәсел дәвамчылары сорап, изге догалар укыды. Россия мөселманнарының дини лидеры илләр һәм халыклар арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм үстерү, шулай ук Ватаныбызның чәчәк атуын сорап дога кылды.

  • Гомрә - кече хаҗ. Гарәп теленнән гомрә сүзе «бару, сәфәр» дип тәрҗемә ителә. Гомрә кылу өчен билгеле бер вакыт юк, шуңа күрә аны ел дәвамында башкарырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100