news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти шәех Равил Гайнетдин COVID-19 белән көрәшүче табибларга бүләкләр тапшырды

Равил Гайнетдин дүрт ел дәвамында һәр елны күренекле табиблар белән очраша.

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Мәскәү Җәмигъ мәчетендә медицина хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе шәех Равил Гайнетдин табибларга Россия Мөфтиләр шурасы һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте бүләкләрен тапшырды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

Россия мөселманнарының иң зур бүләге - «Әл Фәхр» Почет ордены белән Башляева исемендәге Балалар шәһәр клиник хастаханәсенең баш табибы Исмаил Османов, йогышлы авырулар буенча баш табиб урынбасары Эльмира Сәмитова, Вишневский исемендәге Илкүләм медицина тикшеренү хирургия үзәгенең хирург-ортопеды Абдулла Чилилов бүләкләнде.

Вишневский исемендәге медицина тикшеренү хирургия үзәгенең ортопедия бүлеге мөдире Багаветдин Ахмедовка, Бурденко исемендәге Илкүләм медицина тикшеренү үзәге нейрохирургы Идрис Мержоевка «Казанышлары өчен» медале тапшырылды.

Дүрт ел дәвамында һәр елны илнең төп мөселман дини бинасында мөфти шәех Равил Гайнетдинның күренекле табиблар белән очрашуы уза. Гадәттәгечә очрашу быел медицина хезмәткәре көненә туры килде. Әмма быел коронавирус пандемиясе үз төзәтмәләрен кертте һәм табибларны хөрмәтләү аерым шартларда узды. Очрашуның модераторы Россия Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббясов булды.

Чарада РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, Мәскәү шәһәр Думасы депутаты, Мәскәү шәһәр Думасының Сәламәтлек саклау һәм җәмәгать сәламәтлеген саклау комиссиясе рәисе Лариса Картавцева, Мәскәү шәһәренең Сәламәтлек саклау департаментының җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе башлыгы Светлана Браун һәм башкалар катнашты.

Чара башланганда кунакларга табиблар һәм дин эшлеклеләре эшчәнлегенең үзара бәйләнеше турында сөйләүче видеоролик күрсәтелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100