news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти: Россия мөселманнары Ураза бәйрәмен өйләрендә каршы алырга әзер

Мөселманнар өчен изге Рамазан ае 24 апрельдә башлана.

Мөфти: Россия мөселманнары Ураза бәйрәмен өйләрендә каршы алырга әзер
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Рамазан ае тәмамлангач, мөселманнар Ураза бәйрәмен өйдә гаиләләре белән үткәрәчәк. Мәчетләрдә бергәләп намаз укып булмаячак һәм ислам динен тотучылар моңа әзер. Бу турыда Россия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, мөфти Әлбир Крганов сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Мөселманнар өчен изге Рамазан ае 24 апрельдә башлана. Коронавирус пандемиясе һәм үз-үзеңне изоляцияләү режимы булу сәбәпле, бу көнне намазларны өйдә укырга өндиләр. Ураза бәйрәме ислам динендә зур бәйрәмнәренең берсе, аны 24 майда билгеләп үтәчәкләр.

Әлбир Крганов сүзләренчә, хәзер Ураза бәйрәменең ничек узуы, мәчетләр эшләү-эшләмәве белән кызыксынучылар күп.

«Бүген бу хакта сөйләргә иртәрәк, әмма вазгыять яхшы якка үзгәрмәсә, бәйрәм намазларын бергәләп укый алмаячакбыз. Шушы көннәрдә генә православие һәм иудаизм вәкилләре дә Пасха бәйрәмен өйләрендә генә үткәрде. Без бу хәлгә аңлап карыйбыз һәм өйдә намаз укырга әзер», — диде Әлбир Крганов.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100