news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөфти: Россия Диния нәзарәте карары республикада үзара мөнәсәбәткә йогынты ясамый

Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселман һәм башка дин вәкилләре арасында никахны тыю турындагы сүзләргә җавап бирде.

Мөфти: Россия Диния нәзарәте карары республикада үзара мөнәсәбәткә йогынты ясамый

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Россия мөселманнарының Диния нәзарәте кичә мөселманнарның башка дин вәкилләре белән никахларын тыю турында нәтиҗә чыгарды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бу мәсьәләдә ТР Диния нәзарәтенең позициясен аңлатты.

Республика мөфтиенең тыюга реакциясе турында сөйләвен «Инстаграм»да бер кулланучы сорады.

«Бу гасырлар дәвамында милләтара һәм конфессияара тынычлык булган республикадагы мөнәсәбәтләргә йогынты ясамыймы?» - диелә комментарийда.

«Безнең РФ Диния нәзарәтенә мөнәсәбәтебез юк. Шуңа күрә аларның нәтиҗәләре Татарстан Республикасындагы мөнәсәбәтләргә берничек тә йогынты ясамый», - дип белдерде Камил хәзрәт Сәмигуллин. 

news_right_1
news_right_2
news_bot