news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти республикада ни өчен намаз вакыты үзгәрүенә аңлатма бирде

Бу безнең төбәкнең географик үзенчәлекләренә бәйле.

Мөфти республикада ни өчен намаз вакыты үзгәрүенә аңлатма бирде
Рамиль Гали

(Казан, 28 июль, “Татар-информ”, Диана Авакян). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” агентлыгы өчен интервьюда ни өчен републикада 5 майдан августка кадәр намаз вакыты үзгәрүенә аңлатма бирде.

Май аеннан башлап (Казан өчен - 5 майдан) һәм август башына кадәр, кояш баткандагы шәфәкъ яктылыгы иртәнге шәфәкъ аклыгы белән кушыла, ягъни төн дәвамында офыкта яктылык югалмый. Шул сәбәпле, төнге намаз вакытын билгеләү мөмкин түгел.

“Элек мондый очракта намаз укырга кирәкми кебек бәхәсләр булган иде. Әмма Мәрҗәни бу эштә нокта куйган, “Назурат аль-хакк фи фардыйа аль-иша ва ин лям йагыб аш-шафак” китабын язган. Анда барыбер бишенче намазны укырга кирәк һәм моны якындагы урында эшләргә диелгән. Безнең өчен бу Әстерхан өлкәсе”, - дип билгеләп үтте Сәмигуллин.

Моңа бәйле рәвештә, астрономик исәпләүләр ярдәмендә, төнге ястү намазы башлануның төгәл вакытын, шулай ук сәхәр тәмамлануны һәм иртәнге намаз вакыты керүне билгеләп булмый. Бу безнең төбәкнең географик үзенчәлекләренә бәйле.

Шул сәбәпле, ислам галимнәре фикеренә нигезләнеп, әлеге вакытны сәгатьләр буенча исәпләргә карар кылынды. Ястү намазын - кояш баеп, 1,5 сәгать вакыт узгач, ә сәхәр тәмамлану һәм иртәнге намаз вакыты керү - кояш чыгарга ике сәгать алдан була, дип кабул ителә.

Бу уңайдан тулырак мәгълүматны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтында табарга мөмкин.

Әңгәмәне тулысынча sntat.ru. сайтында укырга мөмкин. Видеосы “Татар-информ”ның YouTube каналында булачак. Телевизион версияне “Татарстан 24” телеканалында “Интервью без галстука с Андреем Кузьминым” программасында шимбә 18.30 һәм якшәмбе 13.30 сәгатьтә карап булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100