news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти Равил Гайнетдинның Ислам диненә багышланган хезмәте дөнья күрде

Әлеге китапның универсальлеге шунда, ул ислам белән танышуның төрле дәрәҗәләрен үз эченә ала.

Мөфти Равил Гайнетдинның Ислам диненә багышланган хезмәте дөнья күрде

(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Мөфти шәех Равил Гайнетдинның Ислам теологиясе һәм мәдәнияте өлкәсендә «Ислам: дин, гыйбадәт, әхлак, канун» дигән фундаменталь дини хезмәтенең икенче басмасы «Мәдинә» нәшрият йортында дөнья күрде. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хезмәт «Россиядә Ислам фикере: яңарыш һәм яңадан фикерләү» дигән китап сериясен ача.

Беренче хезмәт басмасы 2019 елның августында чыкты. Ул мөфти Равил Гайнетдинның 60 еллыгына, Мәскәү Җәмигъ мәчетенең 115 еллыгына һәм Россия Федерациясе Мөселманнары Диния нәзарәтенең 25 еллыгына багышланган.

Тәкъдим ителә торган икенче өстәмә һәм эшкәртелгән «Ислам: дин, гыйбадәт, әхлак, канун» басмасы ислам теологиясе һәм мәдәнияте өлкәсендә рус телендә әзерләнгән фундаменталь дини хезмәт булып тора. Әлеге китапның универсальлеге шунда, ул ислам белән танышуның төрле дәрәҗәләрен үз эченә ала. Әлеге басма, бер яктан, классик дини тәгълимат практикасыннан аерылмый, ә икенче яктан — гади, аңлаешлы һәм заманча тел белән язылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100