news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Мөфти Равил Гайнетдин Уфада эш сәфәрендә булды

^Мөфти Равил Гайнетдин Уфада эш сәфәрендә булды

(Уфа, 25 апрель, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Узган ял көннәрендә Уфада Россиянең Ауропа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин булып китте. Бирегә ул күренекле дини җитәкчеләр белән очрашу программасы кысаларында «Ихлас» мәчете тарафыннан даими оештырылучы зур кичәгә чакырылган иде.

Уфада Равил хәзрәт Гайнетдин шимбә көнне берничә мәчеттә һәм Мәрьям Солтанова исемендәге Ислам институтында дин әһелләре һәм шәкертләр белән очрашып сөйләште, вәгазьләр сөйләде. Ә якшәмбе көннең иртәсендә хөрмәтле кунакны «Ихлас» мәчетендә йөзләрчә мөэмин-мөселман көтә иде инде. Очрашу ике сәгатьтән артык барды. Башта Равил Гайнетдин үзенең эшчәнлеге белән таныштырды, аннан соң соңгы ун-унбиш елда Россиядә Ислам диненә кагылышлы үзгәрешләр хакында күп мәгълүмат бирде. Соңыннан кунакка күп кенә сораулар да бирелде.

Равил хәзрәт Гайнетдин сүзләренчә, Россиядә Ислам диненә тартылучылар өчен хәзер бөтен мөмкинлекләр бар. Уку йортларының да төрлесе елдан-ел өстәлеп тора. Мәчет-мәдрәсәләрдә башлангыч дини белем бирүче курслар саны да арта. Ә мәчетләр төзү һәр төбәктә диярлек кызу темплар белән бара. Моны Мәскәү кунагы тәгаен саннар белән дәлилләде. «Советлар Берлеге таркалганда, Россиядә нибары 150 мәчет исәпләнә иде, – ди Равил хәзрәт. – Ә хәзер алар 7 меңгә якынайды. Татарстанда да элек нибары 18 мәчет булса, хәзерге көндә алар 1150 дән артып китте. Россиядә бүгенге көндә төрле дәрәҗәле 56 дини уку йорты бар, шул исәптән ике Ислам университеты эшләп килә. Аларда тирән гыйлемле имамнар һәм хәзрәтләр әзерләнә».

Равил Гайнетдин сүзләренчә, бүгенге көндә Кемерово һәм Архангель өлкәләрендә, Хабаровски краенда, Орел, Калуга һәм Смоленски шәһәрләрендә өр-яңа мәчетләр төзелеп килә. Мәскәүнең үзендә генә дә хәзер 6 мәчет бар. Тагын ике мәчет төзелеп килә. Аннан соң тагын ике мәчет төзелсә, башкаланың һәр ун округы мәчетле булачак.

Очрашуның икенче өлешендә Равил хәзрәт Гайнетдин күп сорауларга җаваплар бирде. Кичәдә Пензадан күренекле мөфти Аббас Бибарсов, аның Сартытау өлкәсендә мөфти вазифаларын башкаручы улы Мөкаддәс Бибарсов, шулай ук Уфада, Башкортстан Диния нәзарәте рәисе урынбасары булып эшләүче икенче улы Әюп Бибарсов та катнашты. Шимбә көнне Әюп хәзрәт гаилә корып җибәрү уңаеннан үткәргән никах тантаналарында, яшьләргә догаларны да Равил хәзрәт Гайнетдин укыды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100