news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти Равил Гайнетдин ТАСС агентлыгын 115 еллыгы белән котлады

"Бөтен дөньяда барган вакыйгаларны күреп, эксклюзив яңалыклар бирәсез", - ди Россия Мөфтиләр шурасы рәисе.

(Казан, 1 сентябрь, “Татар-информ”). Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия Федерациясе Мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин ТАССны агентлык эшли башлауның 115 еллыгы белән котлады. Мөфти агентлык планнары тормышка ашуын теләде. Аның котлау хатын якшәмбе көнне Россия Мөфтиләр шурасы рәсми сайтында чыккан. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

"Россия мөселманнары, мөселман оешмалары һәм шәхсән үз исемемнән барлык ТАСС хезмәткәрләрен юбилей белән котлыйм! <...> Агентлык коллективына иҗади планнарны һәм идеяләрне тормышка ашыруны, туктаусыз иҗади эзләнүләр, яңа нәтиҗәләр, тугрылыклы укучылар телим", - дип язган мөфти.

Ул ТАСС хәбәрчеләренең югары профессиональлеген билгеләп үтә.

"ТАСС коллективы эшенә ышаналар, һәм бу сезнең эшкә бәя һәм мөһим күрсәткеч. Хезмәткәрләрнең югары квалификацияле булуы ярдәмендә, сез беренчеләрдән булып бөтен дөньяда барган вакыйгаларны күреп, эксклюзив яңалыклар бирәсез, алар тиз арада мәгълүмати тасмаларда тарала. Без, сезнең укучыларыгыз, мәгълүматның дөреслегенә һәм төгәллегенә ышанабыз", - дип өстәгән Равил Гайнетдин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100