news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти Равил Гайнетдин Россия илчесе Карловның үтерелүен кискен тәнкыйтьләде

Аны чын патриот, нечкә тоемлаучы аналитик һәм шәп дипломат буларак белә идек, диелә рәсми кайгынамәдә.

 (Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”). Мөфти шәех Равил Гайнетдин, Россиянең Төркиядәге илчесе Андрей Карловның һөҗүм нәтиҗәсендә һәлак булуы уңаеннан, аның гаиләсенә һәм Россия Тышкы эшләр министрлыгына кайгы уртаклашуын белдереп мөрәҗәгать итте. Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайтында шул хакта хәбәр ителә.

“Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Россия Мөфтиләр шурасы һәм шәхсән үз исемемнән Россиянең Төркия Республикасындагы илчесе Андрей Геннадьевич Карловка һөҗүм иткән кеше үтерүченең гамәлләрен кискен гаеплим, һәлак булучының гаиләсенең, якыннарының, иң тәҗрибәле һәм талантлы дипломатларның берсен югалтуга бәйле Россия дипломатиясе корпусының һәм бөтен Россия милләтенең кайгысын ихлас уртаклашам", - диелә рәсми кайгынамәдә.

Берничә ел дәвамында Андрей Карлов белән багланышта булып, без аны чын патриот, нечкә тоемлаучы аналитик һәм Россия тышкы сәясәтенең иң мөһим участокларының берсе өчен җавап биргән шәп дипломат буларак белә идек. Инде аның җаны тынычлыкта булсын иде”, - диелә мөфти шәех Равил Гайнетдиннең мөрәҗәгатендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100