news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Мөфти Равил Гайнетдин: Пандемия безне хакыйкатькә якынайта

XVI Халыкара мөселман форумы быел «Очрашу мәдәнияте: пандемия чорында дини этика» шигаре белән уза.

Мөфти Равил Гайнетдин: Пандемия безне хакыйкатькә якынайта
архив/Рамиль Гали

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Пандемия белән бәйле вазгыять кешеләрне хакыйкатькә якынайта, башкалар белән ихлас булырга чакыра. Бу турыда онлайн форматта узучы XVI Халыкара мөселман форумында Россия мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин хәбәр итте.

«Пандемия шартларында кешеләр үз статуслары, купшылыклары артына кача алмый. Бүгенге көндәге вазгыять психологик авырлыклар китерсә дә, барыбызны да хакыйкатькә якынайта, үз-үзебез һәм башкалар белән ихлас булырга чакыра», — диде ул.

Мөфти фикеренчә, кешеләрнең иминлеге һәм бәхете бер-береңә теләктәшлектән, ярдәм итеп яшәүдән гыйбарәт.

XVI Халыкара мөселман форумы быел «Очрашу мәдәнияте: пандемия чорында дини этика» шигаре белән уза. Форум бөек мөселман фикер иясе Әбу-Насра Әл-Фарабиның 1150 еллыгына багышлана.

Форумда Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Төркия, Кавказ, Мисыр, Франция, Италия, Германия һәм башка илләрдән дин әһелләре чыгыш ясый.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100