news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти Равил Гайнетдин Муса Җәлил медале белән бүләкләнде

Медальне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин тапшырды.

(Мәскәү, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдинга Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиллеге заказы буенча эшләнгән Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан истәлекле медален тапшырды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Муса Җәлил исеме күптән батырлык һәм Ватанга чиксез мәхәббәт символына әйләнде, дип белдергән Равил Әхмәтшин.

Шулай ук башка дин әһелләре дә бу медаль белән бүләкләнгән.

Бүләкләү тантанасы азагында Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин Равил Әхмәтшинга Мәскәү Җәмигъ мәчетенең яңа комплексы сурәтләнгән картина бүләк итте. Шулай ук алар киләчәктә хезмәттәшлек итү турында килештеләр.

Искәртеп үтик: Муса Җәлил исемендәге медаль герой-шагыйрьнең истәлеген һәм мирасын саклауга өлеш керткән кешеләргә тапшырыла. Россиядә генә түгел, ә чит илдә яшәүче танылган шәхесләр дә әлеге медальгә лаек булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100