Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мөфти Равил Гайнетдин мөселманнарны килешенгән акцияләрдә генә катнашырга чакырды
Алдагы көнне Мәскәүдә Мьянма вәкиллеге янында килешенмәгән акция узган, анда катнашучылар әлеге илдәге соңгы яңалыкларга карата борчылу белдергән.
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Мьянма кардәшләренә ярдәм итү уңаеннан килешенмәгән ризасызлык акцияләренә чыккан Россия мөселманнарының җавабы руханиларны гаҗәпләндергән, дип хәбәр иткән Россия мөфтиләр шурасы башлыгы Равил Гайнетдин "Интерфакс"ка.
Алдагы көнне Мәскәүдә Мьянма вәкиллеге янында килешенмәгән акция узган, анда катнашучылар әлеге илдәге соңгы яңалыкларга карата борчылу белдергән. Шулай ук кайбер мәгълүматлар буенча, килешенмәгән акция Махачкалада да үткән.
Мөфти белдерүенчә, мондый чара канун таләпләренә туры китерелеп эшләнергә тиеш, югыйсә, ул коткы таратуга китерә.
"Шуңа күрә мин барлык дин кардәшләремне кануннарны үтәргә, догада булырга, мөселман руханилары уздырган килешенгән акцияләрдә генә катнашырга чакырам. Ә андый акцияләр булачак, алар Мьянмада яшәүче мөселманнарга финанс һәм гуманитар ярдәм күрсәтү буенча оештырылачак", - диде мөфти.
"Без ел дәвамында әлеге илдә хокуклар кысылу, гаепсезгә хатын-кызлар һәм балаларны үтерү, мөселман халкын юк итү, чикләр ябык булу, аларны илдән чыгармау, башка илләр аларны кабул итмәүгә игътибар иттек. Бу күп корбаннарга һәм гуминар һаләкәткә китерә. Болай ярамый", - дип ассызыклады Гайнетдин.
Алдан хәбәр иткәнчә, Мьянма хөкүмәте Ракхайн штатында ислам боевиклары вәкилләре дип санаган рохинҗә халкына каршы операция уздыра. Бәрелеш нәтиҗәсендә 400 кеше һаләк булган, шуларның 350дән артыгы рохинҗә халкы.
Рохинҗә һәм буддизм динен тотучы бирманчылар арасындагы бәрелеш Ракхайн штатында күп еллар дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз