news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти Равил Гайнетдин Дмитрий Песковны туган көне белән котлаган

Россиянең чәчәк атуы һәм иминлеге өчен озак еллар хезмәт куячагыгызга ышанабыз, диелә котлауда.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия мөфтиләр Шурасы рәисе мөфти-шәех Равил Гайнетдин Россия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песковны туган көне белән котлаган. Котлау Россия мөселманнарының Диния нәзарәте сайтында урнаштырылган. 

"Хөрмәтле Дмитрий Сергеевич! Туган көнегез уңаеннан минем ихлас котлауларымны кабул итегез! Россия мөфтиләр Шурасы, РФ мөселманнарының Диния нәзарәте Президиумы исеменнән Сезне истәлекле көнегез белән тәбрик итәм һәм һөнәри өлкәдә яңа уңышлар телим. Үзегез һәм якыннарыгыз өчен якты һәм шатлыклы көндә Сезгә сәламәтлек, бәхет һәм гаилә иминлеге телибез. Без Сезне Ватанга хезмәт итүдә һәр вазифада үз сәләтегезне һәм көчегезне кызганмаучы күренекле сәясәтче буларак беләбез. Россиянең чәчәк атуы һәм иминлеге өчен озак еллар хезмәт куячагыгызга ышанабыз. Сез күпъеллык җиңел булмаган тырыш хезмәтегез өчен Аллаһы Тәгаләнең фатихасына һәм миһербанына лаек", - диелә котлауда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100