news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти җомга вәгазен белем алуга багышлады

Бүген Галиев мәчетендә җомга намазын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үткәрде.

(Казан, 31 август, “Татар-информ”). Бүген Галиев мәчетендә җомга намазын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үткәрде. Мөфти җомга вәгазен белем алуга багышлады. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөфти үзенең вәгазен Белем көненә багышлады һәм сүз гыйлем алу турында барды. Дин кардәшләргә мөрәҗәгать итеп, ул һәр мөселманның бишектән алып ләхеткәчә гыйлем алу бурычы барлыгын әйтте. Ул галимнәргә һәм дөрес чыганакларга гына ышанырга кирәк, дип искәртте, Интернет челтәрендә дин турында белем алудан һәм гыйлемсез кешеләрдән, хәдисләрне һәм Сөннәтне инкарь итүчеләрдән сакланырга чакырды. "Хәдисләрдән башка Изге Коръәнне аңлап булмый", диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Камил хәзрәт халыкны сөекле Пәйгамбәребез ﷺ Сөннәтенә ияреп яшәргә өндәде: “Безнең Аллаһ Рәсүлебез ﷺ - ул адәм балаларының иң яхшысы, рәхимлелек һәм игелеклелекнең чыганагы. Үз тормышы белән барлык кешеләргә үрнәк булган шәхес. Аның Сөннәте безнең белән яши һәм җәннәткә иң кыска юл булып тора".

Татарстан мөселманнары башлыгы шулай ук Коръәнне күбрәк уку турында сөйләде, елына аны өч тапкыр укып чыгарга киңәш итте.Җомга вәгазьләрен бүген Татарстанның башка мәчетләрендә дә Белем көненә багышладылар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100