news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти: Намаз уку бүлмәләре сәүдә үзәкләрендә эшләүчеләргә дә бик кирәк

Рәхмәт сүзләре дә, беренче чиратта, нәкъ менә сәүдә үзәкләре хезмәткәрләреннән килә, диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Мөфти: Намаз уку бүлмәләре сәүдә үзәкләрендә эшләүчеләргә дә бик кирәк
Гадел Әхмәтҗанов

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәүдә үзәкләрендәге намаз уку бүлмәләренең шунда эшләүче хезмәткәрләргә дә кирәк булуын әйтте.

«Читтән килгән халыкка гына түгел, монда эшләүчеләр өчен дә бу бик мөһим. Былтыр башка урыннарда ачкач, безгә бик күп мөрәҗәгатьләр килде, рәхмәтләр укыдылар. Рәхмәт сүзләре күбрәк хезмәткәрләрдән килде», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә «Горки-Парк»та гыйбадәт кылу бүлмәсен ачканда.

Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов та шул ук фикердә.

«Без гел сәүдә үзәкләренә килүчеләр турында уйлыйбыз, ә бит андагы хезмәткәрләр дә бар. Аларның күбесе ачылган бүлмәләрдә намаз укый инде. Беренче чиратта, рәхмәт сүзләре дә нәкъ менә сәүдә үзәкләре хезмәткәрләреннән килә. Алар яхшы, чиста, матур шартларда намаз укуга мохтаҗ иде. Хәзер болар барысы да бар», — диде ул. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100