news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөфти мобиль кушымта аша сорауларга җавап бирә

Halalguide - мөселманнар өчен эшләнгән уникаль кушымта.

(Казан, 7 июнь, "Татар-информ"). Хәзер теләге булган һәркем Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга Halalguide кушымтасы аша үзенең сорауларын бирә ала. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Halalguide - мөселманнар өчен эшләнгән уникаль кушымта. Мөфтигә сорау бирү өчен әлеге кушымтаны телефонга күчерү һәм "Имамга сорау" бүлеген табу сорала, шуннан соң исемлектән Камил хәзрәтне сайларга кирәк.

Islam-Today.ru интернет-газетасы битләрендә Камил хәзрәтнең 50гә якын җавабы басылып чыкты.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot