news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөфти һәм ТР Диния нәзарәте делегациясе Пәйгамбәр мәчетендә җомга намазы укыды

Татарстан Диния нәзарәтенең рәсми делегациясе Король Сәлман ибн Габдел-Газиз Әл Саудның чакыруы буенча Согуд Гарәбстанына сәфәр кыла.

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми делегациясе әгъзалары бүген Мәдинәдә Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм мәчетендә җомга намазын укыды. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җомга намазын дөньядагы өч изге мәчетнең берсендә уку зур әһәмияткә ия. Кайсы да булса мәчеттә җәмәгать белән укылган намаз өйдә ялгыз укылганына караганда егерме җиде тапкырга өстенрәк. Әмма, дөньядагы барлык мәчетләрне алып карасак, мөселман кешесе тормышында өч иман йорты аерым урынны били, аларда укылган намаз өчен савап күпкә артыграк языла. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.с.) болай дигән: «Әгәр юлга чыгуның максаты Тыю мәчетенә (Мәккәдә урнашкан Әл-Хәрәм мәчете), Минем мәчеткә (Мәдинәдә урнашкан Пәйгамбәр мәчете) һәм Читтәге мәчеткә (Кодустагы Әл-Әкъса мәчете) керү булмаса, сәфәр чыгуның мәгънәсе юк». Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм мәчете – әһәмияте ягыннан икенче урындагы мәчет. Анда укылган намаз, гадәти иман йортында укуга караганда, 1000 тапкырга саваплырак.

Шушы көннәрдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми делегациясе Король Сәлман ибн Габдел-Газиз Әл Саудның чакыруы буенча Согуд Гарәбстанына сәфәр кыла. Сәфәр кысаларында Татарстан делегациясе Әл-Хәрәм мәчете имамы белән очрашачак, шулай ук аерым игътибарга лаеклы һәм билгеле урыннарда – Шүхәдә Үһүд кабере, Куба мәчете, Коръән-Кәримне бастыру буенча Король Фәхед исемендәге комплекс, Король Габдел-Газиз исемендәге Кәгъбәтуллаһ япмасын әзерләү комплексы, «Әл-Кур» паркында булачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot