news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти мәрхүм галимнәрнең китапларын укырга киңәш итә: Аларга сәясәт тәэсир итми

Камил Сәмигуллин исән-сау галимнәрдән аермалы буларак, вафат булганнарның фикере үзгәрмәвен, аларның сәясәттән курыкмавын искәртте.

Мөфти мәрхүм галимнәрнең китапларын укырга киңәш итә: Аларга сәясәт тәэсир итми
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мәрхүм галимнәрнең китапларын укырга киңәш итте.

«Бездән „Фикх турында нинди китап укырга?“ — дип сорыйлар. Без гел вафат булган галимнәребезнең китапларын укыгыз, дибез. Чөнки алар вафат булды, хата ясамыйлар. Матур яшәгәннәр, матур киткәннәр, матур сөйләгәннәр, аларга сәясәт тәэсир итми. Аларны тыңлый аласыз», — диде ул Галимҗан Барудига багышланган фәнни-гамәли конференция ачылышында.

Вафат булган галимнәрнең хезмәтен юкка санамагыз, ди мөфти. «Хәзерге вакытта кемдер курка, кемдер нәрсәдер сөйли, кемнеңдер фикере үзгәрергә мөмкин. Ә вафат булган галимнәребезнең фикере үзгәрми. Шуңа күрә үлгән галимнәребезнең китапларын юкка санамагыз, укыгыз», — дип сөйләде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100