Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөфти колонияләрдә эшләүче имамнар белән очрашты
Камил хәзрәт Татарстан мөфтиятенең Россиядә иң зур мөфтиятләрдән саналуын һәм тоткыннар белән эшләүдә үрнәк булуын белдерде.
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанның “Ярдәм” мәчетенә муниципаль ведомствоара эшче төркемнәрдә эшләүгә җәлеп ителгән дин әһелләре бер көнлек укуга җыелды. Әлеге чарага Татарстанның 20 мөхтәсибе һәм төрмәләр белән эшләүче 9 имам килде. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүгенге очрашу кысаларында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин төрмәдә утырып чыккан кардәшләребезгә төрле яктан ярдәм итүнең әһәмияте турында сөйләде: “Төрмәдә утыручылар белән эшләү, һичшиксез, кирәк, чөнки алар без яшәгән җәмгыятькә чыгып, үз урыннарын табалмаса, яңадан туры юлдан тайпылып, җинаять эшләргә мөмкин. Ничек кенә булса да, төрмәдән чыккан кардәшләребезгә булышырга кирәк. Төрмәләр белән эшләү буенча Татарстандагы кебек мөмкинлекләр бүтән төбәкләрдә юк. Өч елга бер генә тапкыр төрмәгә керүче төбәк мөфтиятләре барлыгын беләбез. Безнең, Аллаһыга шөкер, һәрбер төрмәгә имамнарыбыз билгеләнгән, алар даими рәвештә тоткыннар белән очрашып, вәгазь-нәсыйхәт сүзләрен җиткереп торалар”, - диде ул. Камил хәзрәт шулай ук Татарстан мөфтиятенең Россиядә иң зур мөфтиятләрдән саналуын һәм тоткыннар белән эшләүдә Татарстанның үрнәк булуын белдерде.
Лекцияләрдән соң “Мөхтәсибәтнең экстремизмны һәм террорчылыкны профилактикалауда тәҗрибәсе” дигән темага түгәрәк өстәл оештырылды. Фикер алышу эшендә Чаллы, Азнакай, Әлмәт, Аксубай, Актаныш, Баулы, Биектау, Зәй, Алабуга, Кукмара, Лаеш, Түбән Кама, Питрәч, Балык Бистәсе, Сарман, Чистай, шулай ук Казан шәһәренең барлык районнары мөхтәсибләре катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз