news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти Казан галимнәренең иҗазәтләре турында китап чыгарырга ниятләүләрен әйтте

Бу китап буенча без күп галимнәребезне өйрәнә алачакбыз, ди Камил хәзрәт Сәмигуллин.

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин быел Казан галимнәренең иҗазәтләре турында китап чыгарырга җыенуларын сөйләде.

«Быел „Казан галимнәренең иҗазәтләре“ дигән китап дөнья күрәчәк. Бу китап буенча без күп галимнәребезне өйрәнә алачакбыз. Чөнки бу китапларны укыганда бик кызык мәгълүматлар чыга. Мәсәлән, Галимҗан Баруди Җәләлән тәфсирне Мәрҗани хәзрәтебездә укыган. Чама белән 20 яшендә булгандыр, бәлки. Шул вакытта ул Мәрҗани хәзрәтебездә укып, иҗазәт ала», — диде ул.

Бүген Казанның Апанай мәдрәсәсендә мәгърифәтче, татар дин галиме Галимҗан Барудиның тууына 165 ел тулу уңаеннан республикакүләм фәнни-гамәли конференция булды.

Чараны Татарстан Республикасының «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәге» төбәк хәйрия иҗтимагый оешмасы һәм Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе оештырды. Конференция Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында үткәрелде.

Иҗазәт — ул Пәйгамбәребез (с.г.в.) сәхабәләренә һәм Ислам тарихындагы беренче мөәзин Билалга барып тоташучы чылбырны дәвам итүне раслаучы дини документ. Шәригать фәннәрен укыту өчен рөхсәт. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100