news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти Камил Сәмигуллин Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирергә чакырды

Мөфти Коръән аятьләрен мисал буларак китерде һәм республика халкы бердәм булырга тиеш дигән фикерен әйтте.

Мөфти Камил Сәмигуллин Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирергә чакырды
Солтан Исхаков

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертелүгә бәйле тавыш бирүдә катнашырга кирәк дип саный. Бу хакта ул журналистларга сөйләде.

«Конституция икенче төрле әйткәндә "килешү" дигәнне аңлата. Әлеге документ белән без бер фикергә киләбез. Ул безнең гаиләләребезгә, телебезгә, милләтебезгә кагыла. Шуңа күрә безгә барыбер тавыш бирергә килергә кирәк. Коръәндә дә: „Аллаһы Тәгаләгә, пәйгамбәребезгә һәм җитәкчеләрегезгә дә буйсыныгыз“, — дип әйтелә», — дип аңлатты ул.

Камил Сәмигуллин башка бер аятьне дә искә алды. «Фетнә чыгару, сәбәпче булу үтерүдән дә яманрак нәрсә». Шуңа күрә без бергә һәм бердәм булырга тиеш. Тавыш бирергә килегез, үз фикерегезне белдерегез», — дип сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100