news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти Камил Сәмигуллин Кама Тамагында хәләл туризм үсеше мөмкинлекләрен бәяләде

Мөфти зур инвестицион проект – кунакханә комплексы төзелеше белән танышты.

(Казан, 14 декабрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эш сәфәре белән республикабызның Кама Тамагы районында булды. Бу хакта Татарстан диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ул биредә район башлыгы Павел Лоханов белән хәләл туризм үсеше мөмкинлекләрен бәяләде. Мөфти хәзрәт зур инвестицион проект – кунакханә комплексы төзелеше белән танышты һәм Европада иң зур питомникларның берсе – “Императорский”да үсә торган ылыслы декоратив үсентеләрне карады. Питомникның гомуми мәйданы 360 гектар тәшкил итә. Орлыктан чыккан үсентеләрне үстерү теплицасы – 0,5 гектар, күчереп утырту өчен – 2 гектар, контейнерларда саклау – 5 гектар һәм 352,5 гектар ачык грунт мәйданын били.

Моннан тыш, Кама Тамагына сәфәр барышында Павел Николаевич Камил хәзрәтне районда дин өлкәсендәге вазгыять белән таныштырды. Кама Тамагы мөхтәсибәтендә бүгенге көндә 26 мәхәллә бар.

Сәфәр барышында мөфти шулай ук район мәдәният йортында узган Мәүлид бәйрәмендә катнашты, имамнарга Рәхмәт хатлары тапшырды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100