news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин: Яшь буын Әхмәдзәки хәзрәт хезмәтләре белән танышырга тиеш

Казанда "Идел-Урал регионында тасаввуф традицияләре" темасына "II Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин укулары" узды.

(Казан, 4 март, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Бүген Татарстан Диния нәзарәте бинасында «Идел-Урал төбәгендә тасаввуф традицияләре» дигән темага «Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин укулары» II Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Конференциянең пленар утырышында  Татарстанның һәм Россиянең танылган дин һәм фән эшлеклеләре катнашты.

Татарстан  мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Иордания университеты профессоры шәех Габдеррәззак әс-Сагди, Самара өлкәсе Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Россия ислам институты ректоры Рәфик Мөхәммәтшин, академик Энгель Таһиров, Әхмәдзәки хәзрәтнең оныгы Марат Сафиуллин һ.б. күренекле дин әһеләре катнашты.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин  “Идел-Урал төбәгендә тасаввуф традицияләре» дип исемләнгән Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин укуларында катнашучыларны сәламләде. Танылган дин әһеле Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллинның татар исламында тоткан роле турында  фикерләрен җиткерде.

“Әлхәмдүлилләх, татар халкы арасында элек-электән чын рухи остазлар – суфи ишаннар булган, – диде мөфти үз чыгышында.  – Алар арасында хөрмәтле Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллинның да исеме бар. Үсеп килүче буынны Әхмәдзәки хәзрәтнең хезмәтләре һәм фикерләре белән таныштыру – безнең изге бурычыбыз. Күренекле татар дин галимнәренең күбесе тасаввуф традицияләре белән бәйле булган. Мәрҗани, Курсави, Утыз Имәни, Баруди, Рәмзи, Рәсүли, Ялчогыл шулар рәтендә. Суфичылык традицияләре дини сабырлыкка, тыйнаклыкка һәм бер-береңә хөрмәт күрсәтергә чакыра. Бу сыйфатлар иң мөһим әхлакый кыйммәтләр булып тора. Алар  рухи тәрбия һәм игелек чыганаклары”.

Камил хәзрәт Сәмигуллин Россиядә суфичылык бүгенге көндә дә актуаль булуына басым ясады,  дини традицияләрне тергезүдәге проблемаларга тукталып узды.

"Тасаввуф – исламда иң мөһим фәннәрнең берсе. Тасаввуфне өйрәнеп, кешеләр үзенең эчке дөньясын ямьләндерә һәм камилләштерә, холыкларын күркәм гадәтләр белән баета. Бу фән Аллаһы Тәгаләнең колларын илаһи мәгърифәт белән бүләкли һәм шуның белән Раббыбызга якынайта. Суфичылык турында сөйләгәндә имам әл-Газали үзенең “Ихйа улум – әд-дин” китабында болай дигән: “Ахирәттә кешеләргә ярдәмгә дөньялыктагы байлыклар түгел, ә бары йөрәкләрендәге яктылык, гыйлем һәм ихласлык кына ярдәмгә килер”, – диде мөфти.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100