news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Рамазан ае уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте

Рамазан – холкыбызны камилләштерү, гөнаһлардан котылу,тискәре гадәтләрдән арыну һәм тормышыбызны уңай якка үзгәртүгә бер адым, ди мөфти.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Рамазан ае уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.

Бисмилләхир-рахманир рахим!
Әссәләәмүгәләйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!
Мөхтәрәм дин кардәшләребез!

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән Изге Рамазан ае башлану белән ихластан котлыйм! ИншәАллах, 26 майда кояш баеганнан соң әлеге мөбарәк айга керәбез һәм бу кичне республикабызның барлык мәчетләрендә 20 рәкагать белән тәравих намазы укылачак.

Рамазан ае уразасы хакында Коръәндә әйтелә:

“Эй иман китергән кешеләр, сездән алдагы кавемнәргә фарыз булган шикелле, сезгә дә ураза фарыз булды”, - диелә. ( “Әл-Бәкара”, 183 аять).

Әбү Һөрәйрә разыяллаһү ганһү сүзләреннән риваять ителә: Аллаһының Илчесе ﷺ әйтте: «Аллаһ тәгалә әйтте: «Уразадан башка Адәм баласының һәр эше үзе өчен, ә Ураза Минем өчен генә тотыла, шуңа күрә аңа (хисапсыз) әҗерне Үзем белеп бирәм” (Бохари)

Рамазан ае уразасы – иң кыйммәтле гыйбадәтләрдән һәм без аның әһәмиятен белсәк, Рамазан аеның гомере буе баруын теләр идек. Рамазан – Коръән ае һәм бу айда гына мөбарәк Кадер кичәсе бар.

Расүлуллаһ ﷺ әйтте: “Кем Рамазан аенда Аллаһының әҗер-саваплар вәгъдә итүенә иман китереп, вә ошбу вәгъдә ителгән әҗер-савапларга ирешү нияте белән ураза тота икән, аның әүвәлдә булган барлык гөнаһлары гафу ителер”.

Чыннан да, Аллаһ Тәгалә өммәтебезне айларның солтаны булган Рамазан белән бүләкләде һәм мин барлык мөселман кардәшләремне аңа тиешле игътибар бирүләрен сорыйм. Рамазан аеның беренче ун көне – Аллаһы Тәгаләнең рәхмәт көннәре, икенче дистәсе – гөнаһлардан пакьләнү көннәре һәм соңгы ун көне – җәһәннәм утыннан котылу дәвере.

Соңгы елларда Рамазан бик эссе көннәргә туры килә. Аллаһ Тәгаләнең хикмәте белән бу безнең иманыбызны ныгыта һәм гөнаһларыбызның кичерелүенә сәбәп була, чөнки Рамазан нәфесебезне тәрбияләү өчен иң уңай вакыт.

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Барыгызны да Рамазан аенда тирә-яктагы кешеләргә карата юмартлылыгызны һәм миһербанлылыгызны арттыруыгызны сорыйм. Бергәләшеп бу айны Аллаһ риза булырдай гамәлләр белән бизик: мохтаҗ гаиләләргә, ятимнәргә, инвалидарга һәм ялгыз картларга ярдәм итик! Үзебезне үзебез үзгәртмәсәк, җәмгыятебезне төзек һәм имин итәргә тырышмасак Аллаһ Тәгалә хәлебезне үзгәртми.

Рамазан – холкыбызны камилләштерү, гөнаһлардан котылу, тискәре гадәтләрдән арыну һәм тормышыбызны уңай якка үзгәртүгә бер адым. Аллаһ Тәгаләдән һәрбарчабызга саулык-сәламәтлек, Аның кушканнарын тиешле дәрәҗәдә үтәргә көч һәм мөмкинлекләр бирүен сорыйм. Күңелләребезне сафландырып, изге гамәл-гыйбадәтләр кылып, дөнья-ахирәт бәхет-сәгадәтенә ирешергә язсын иде! Аллаһы Тәгалә туган җиребезгә тыныч, имин тормыш насыйп итсен, бәрәкәтен бирсен һәм бәлаләрдән, газаплардан сакласын. Амин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100