Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Пановка тоткыннары белән очрашты
Аның монда беренче тапкыр килүе.
(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Питрәч районы Пановка авылында урнашкан 2нче төзәтү колониясендә булды. Җәзаларны үтәү буенча Федераль хезмәтнең матбугат сәркатибе Инга Мазуренко сүзләренчә, ул монда килергә үзе теләк белдергән.
“Күптән түгел Мамадыш районының 17нче колониясендә булдык. Аннан чыккач, мөфти: “Мин әле тагын кайда булмадым?” - дип сорады. Әлеге төзәтү колониясен әйткәч, монда килү өчен махсус көн билгеләдек", – диде матбугат сәркатибе.
Камил хәзрәт Пановка төзәтү колониясенең “Рәхмәтулла” мәчетенә йөрүче ирләр белән әхлак дәресе үткәрде, вәгазьләр сөйләде. Шулай ук тоткыннар аңа үзләрен кызыксындырган һәм борчыган сорауларны да бирде.
“Колонияләрдә булу, тоткыннар белән очрашу гадәткә керде. Билгеле, ешрак Казан колонияләрендә булабыз. Татарстан Диния Нәзарәте ирегеннән мәхрүм ителгән мөселманнар белән очрашуны үзенең бурычы итеп саный. 2нче, 5нче колония әсирләре безнең белән очрашуларны көтеп ала. Монда әле без беренче тапкыр гына, әмма соңгысы булмас, дип уйлыйм. Монда безнең дин кардәшләребез, аларга да дини үгет-нәсыйхәт кирәк. Һәм ул бигрәк тә хәзер кирәк. Чөнки аларның барысының да иреккә чыгасы бар. Иншаллаһ, колониядә хаталарына тәүбә кылып, чистарынып, иректә яңа тормыш башларлар, дини тәгълиматлар нигезендә балалар тәрбияләрләр дип ышанам”, – диде мөфти.
Вәгазь дәресе күмәк намаз уку белән тәмамланды.
Очрашу истәлеге итеп колония тоткыннары Камил хәзрәткә үз куллары белән ясалган медаль бүләк итте. Алар аны кашыкны чокып эшләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз