news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин: Гамәлсез гыйлем – җимеш бирми торган агачка тиң
Татарстанда дипломлы дин белгечләре быел 15кә артты.
Скопировать ссылку
(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Бүген "Мөхәммәдия" Казан югары мөселман мәдрәсәсенең көндезге бүлек шәкертләренең чыгарылыш кичәсе булды. 15 шәкерткә мөселман дини белем алулары хакында дипломнар тапшырылды. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәтенең рәсми сайты хәбәр итә.
Мәдрәсәне тәмамлаган яшь белгечләр: киләчәктә ислам нигезләрен өйрәтүче мөгаллимнәр, гарәп теле буенча тәрҗемәчеләр һәм имам-хатыйблар була ала. Диплом тапшыру тантанасында мәдрәсәнең директоры, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, мәдрәсә директорының урынбасары Наил хәзрәт Яруллин, остазлар, чыгарылыш курс студентларының әти-әниләре катнашты.
Тантаналы чара Коръән аятьләрен укудан башланып китте һәм килүчеләрнең котлаулары, нәсихәтләре белән дәвам итте. "Гамәлсез гыйлем - җимеш бирми торган агачка тиң, дигән акыл ияләре. Аллаһ Тәгалә барыгызга да җимешле агач булырга насыйп әйләсен. Безнең динебезгә һәм җәмгыятебезгә дә файдалы кешеләр булып җитешегез", - диде мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Үзенең нәсихәтләрен мөфтинең беренче урыбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, әти-әниләр һәм остазлар җиткерде. Шәкертләр исә 5 ел дәвамында гыйлем биргән остазларына шигъри формада рәхмәт әйтте. Тантана диплом тапшыру һәм чыгарылыш студентлары әзерләгән видео белән дәвам итте, диелә Татарстан Диния нәзарәте сайтында.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot