Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөфти кадрлар әзерләү мәсьәләсе буенча Махачкалада чыгыш ясады
Монда "Ислам тарихы һәм мәдәниятен тирән белүче белгечләр әзерләү” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция үз эшен башлады.
(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Дагстан Республикасы башкаласына – Махачкала шәһәренә килде. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Монда “Милли куркынычсызлыкны тәэмин итү факторы буларак ислам тарихы һәм мәдәниятен тирән белүче белгечләр әзерләү” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция үз эшен башлады.
Россиянең һәм чит илләрнең күренекле галимнәре һәм дин әһелләре дәүләт хакимияте органнарының һәм гражданлык җәмгыяте институтларының хезмәттәшлеге, шул исәптән фәнни һәм дини оешмаларның Россия Федерациясендә ислам тарихы һәм мәдәниятен тирән белүче белгечләр әзерләү милли куркынычсызлыкны тәэмин итүче факторларның берсе булу мәсьәләсе хакында фикер алышалар.
Форумны оештыручылар – Дагстан гуманитар институты, Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә Санкт-Петербург дәүләт университеты, Дагстан Республикасы мөфтияте, Дагстан Республикасының вөҗдан иреге, дини оешмалар белән хезмәттәшлек комитеты.
Конференция кысаларында катнашучылар түбәндәге юнәлешләр буенча эшләячәк: теологлар әзерләүдә Россия мөселманнарының рухи мирасын өйрәнү; дәүләт үсешенең өстенлекле бурычы буларак исламны белгән белгечләр әзерләү; хәзерге Россия теологик белем бирү үсешендә гарәп теленең роле; террорчылык һәм экстремизмга каршы торуда массакүләм мәгълүмат чараларының мөмкинлекләре; милли куркынычсызлыкны тәэмин итүдә хокукый мәсьәләләр.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кадрлар әзерләү мәсьәләсе буенча чыгыш ясады. Ул әлеге мәсьәләгә карата үзенең мөнәсәбәтен белдерде һәм республикабыз, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Болгар ислам академиясе тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул әйткәнчә, “әлеге проблема ил күләм дәрәҗәдә һәм ул дәүләтебез үсеше өчен өстенлекле бурычлардан санала”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз