news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти күпбалалы гаиләләрдә кунакта булды

Аларның барысына да күчтәнәчләр – азык-төлек белән тулы хәйрия пакетлары тапшырылды.

(Казан, 1 июнь, “Татар-информ”). Кичә көн дәвамында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәтнең "Зәкят" Хәйрия фонды белән бергә Казанның берничә күпбалалы һәм азкеремле гаиләсендә кунакта булды. Гаиләләр өстәвенә физик мөмкинлекләре чикле, авыру бер яки ике бала тәрбияли. Аларның барысына да күчтәнәчләр – азык-төлек белән тулы хәйрия пакетлары тапшырылды. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Диния Нәзарәтенең “Зәкят” Хәйрия фонды үз эшчәнлеген 1998 елдан бирле башкара. Фондның күпкырлы эшчәнлеге җәмгыятьнең социаль яктан якланмаган байтак катламнарын колачлый. Иң беренче чиратта, авыру балаларга ярдәм итүне күздә тота. Мисал өчен, 2017 елда Фонд хисабына дәвалану курслары 57 балага үткәрелә. Быелның биш ае эчендә 20-дән артык балага ярдәм күрсәтелә. Аларның күбесе церебраль паралич белән интеккән сабыйлар, араларында беженецлар гаиләләрендә тәрбияләнгән балалар да бар. Күпбалалы һәм мохтаҗ гаиләләрдән чыккан мәктәп укучылары исә ел саен Белем көне уңаеннан мөфти кулыннан кирәк-яраклар белән тулы портфель ала.

Милләт һәм дингә карамыйча, мохтаҗларны азык-төлек һәм кием-салым белән тәэмин итү ел буе берөзлексез дәвам итә, Корбан һәм Ураза гаетләрендә һәм Изге Рамазан аенда исә әлеге эшчәнлек гадәттәгечә көчәйтелә. Ел саен меңләгән кеше, мөселман уку йортлары һәм дистәләгән социаль учреждениеләргә унар мең корбан сарыклары ите таратыла, 400-гә якын гаилә ашамлык пакетлары, бушлай өске кием һәм аяк киеме белән тәэмин ителә, фәкыйрьләргә ел буе Фонд оештырган Хәйрия ашлары оештырыла. Республика күләмендә гошер сәдакаларын җыеп тарату шулай ук мохтаҗларга олы ярдәм булып тора.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100