news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти: Илебез халыкларының уртак рухи кыйммәтләрен саклаганда, без — көчле

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан республикада яшәүчеләргә мөрәҗәгать итте.

Мөфти: Илебез халыкларының уртак рухи кыйммәтләрен саклаганда, без — көчле
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бары үзара бердәмлекне, илебез халыкларының гореф-гадәтләрен һәм уртак рухи кыйммәтләрне саклаганда, без — көчле, ди Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан мөрәҗәгатендә.

«Бу дата илебездә яшәүче төрле дин, милләт һәм социаль катлау кешеләренең бердәмлеген гәүдәләндерә. Аның тарихы 1612 елда Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский идарәсендәге халык ополчениесе Мәскәүне поляк интервентларыннан азат иткән вакыйгаларга барып тоташа. Әмма бу вакыйгалар гына түгел, Россиянең бөтен күпгасырлык тарихы безне шуңа өйрәтә: бары үзара бердәмлекне, илебез халыкларының гореф-гадәтләрен һәм уртак рухи кыйммәтләрне саклаганда, без — көчле», — ди ул.

Мөфти сүзләренчә, татар халкы күп гасырлар дәвамында башка милләтләр һәм дин вәкилләре белән үзара дус һәм тату яши.

«Аллаһыга шөкер, Татарстан Республикасы күпмилләтле Россия Федерациясенең барлык субъектлары һәм бөтен сәяси дөнья өчен мөселман һәм православие дине вәкилләре, татар, рус, чуваш, удмурт, башкорт, марилар һәм башка милләтләр арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрнең күркәм үрнәге булып тора», — диелә мөрәҗәгатьтә.

Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан халкына иминлек һәм татулык теләде.

«Газиз милләттәшләрем! Хак Тәгалә безне Үзенең рәхмәтеннән аермасын, замана борчуларына каршы торуда Үзе ярдәмче булсын һәм Татарстанда яшәүче һәрбер гаиләне игелекләр, иминлек һәм татулык белән бүләкләсен! Әмин!», — диелә Татарстан мөфтие мөрәҗәгатендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100