Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөфти хәзрәт Төркиядән килгән Коръән хафизлар белән саубуллашты
Быел Татарстанга барлыгы 46 хафиз килде, аларның өчесе - Казанда, башкалары район мөхтәсибәтләрендә хезмәт итте.
(Казан, 16 июнь, "Татар-информ"). Рамазан ае башлану белән Татарстанга гадәттәгечә ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте чакыруы буенча Төркиядән бер төркем Коръән хафиз килә. Республика шәһәр һәм районнарында алар дин кардәшләргә тәравих намазларын укырга һәм Коръәнне Хәтем кылырга ярдәм итә. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел Татарстанга барлыгы 46 хафиз килде, аларның өчесе - Казанда, башкалары район мөхтәсибәтләрендә хезмәт итте. Ураза бәйрәме көнендә башкаланың "Тынычлык" мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин аларны хушлашу мәҗлесендә кабул итте. Мөфти хәзрәтләре республикада Изге Рамазан аен үткәрүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен мөхтәрәм кунакларга олы рәхмәтен белдерде һәм истәлеккә бүләкләр тапшырды. Очрашу Ураза бәйрәме хөрмәтенә фейерверк белән тәмамланды.
- Рамазан аенда Коръән уку һәм аны Хәтем кылу сөннәт гамәл булып санала, чөнки Изге Китап шушы айда иңдерелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз