news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти хәләл продукциягә халыкара сертификат турында: Кайбер эшмәкәрләр моңа әзер түгел

Республиканың 72 предприятиесе хәләл продукция җитештерә, тик халыкара сертификат бары тик бер БККда гына бар.

Мөфти хәләл продукциягә халыкара сертификат турында: Кайбер эшмәкәрләр моңа әзер түгел
Михаил Захаров

(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Хәләл продукцияне чит илгә экспортка чыгаруның чыгымнары бар, шуңа күрә кайбер эшмәкәрләр моңа үзләре дә әзер түгел. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, журналистларга хәләл продукциягә халыкара сертификат турында сорауга җавап биргәндә, шулай дип әйтте.

“Чит илдән вәкилләр безнең хәләлне күрә, кабул итә, ләкин, әйтик, безнең тавыкны анда озату бик авыр, чөнки анда кадәр илтү өчен аның бәясе арта. Продукция озату мәсьәләсен, бәлки, җайлап та булыр иде, тик җитештерүчеләр бәясен төшерергә әзерме? Кайчак эшмәкәрләребез моңа әзер түгел. Җитештерүчеләребез бу мәсьәләдә һәрвакытта көндәшлеккә сәләтле була алмый әле, бу юнәлештә эшлибез”, - диде Татарстан мөфтие.

Камил хәзрәт әйтүенчә, Татарстанның ашлык һәм итне, теләгән күләмдә үк булмаса да, Иранга, Гарәп Әмирлекләренә чыгару тәҗрибәсе бар.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов республиканың 72 предприятиесе хәләл продукция җитештерүен, тик халыкара сертификат бары тик бер БКК да гына булганын әйтте. “Сертификатка ия булу өчен продукциянең сыйфат һәм куркынычсызлыгына таләпләр куела”, - диде.

“Хәләл” проект-техник комитеты рәисе урынбасары Марат Низамов та “Татар-информ” хәбәрчесенә башка предприятиеләргә дә халыкара сертификат бирү юнәлешендә эш башкарылуын һәм халыкара сертификат алуның авырлыклары турында әйтте.

“Бөтен кешенең дә халыкара сертификат алу теләге бар, ләкин бу зур чыгымнар, халыкара базарда кыенлыклар белән бәйле. Чит илдә нәрсәгә ихтыяҗ булуын белергә кирәк, сыйфат мәсьәләсе, аккредитация дә мөһим. Бу шактый кыйбат, күп вакытны ала”, - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100