news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти Госман хәзрәт Исхакый Корбан гаете белән котлады

“Корбан бәйрәме - һәрберебез өчен дә ярлыкау, иманыбызга тугрылыклы булып калуны раслау, Ходай Тәгалә кушмаган гамәлләрдән тыелу һәм начар ниятләрдән котылу, үзеңә, әйләнә-тирәдәгеләреңә шатлык-һидаять бүләк итү ае”, - диелә котлауда

(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Госман хәзрәт Исхакый Корбан гаете белән котлады.

“Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһ!
Кадерле дин кардәшләрем!
Изге Корбан бәйрәме уңаеннан чын күңелдән тәбрикләүләремне кабул итегез! Әлеге гүзәл көннәрдә без йөрәкләребездәге шатлык хисләре белән мәрхәмәтлелек һәм кешелеклелек символы булган, Бөек Аллаһы Тәгаләнең безгә бүләк ителгән мәңгелек мәрхәмәте турында искә төшереп торучы изгеләрдән изге бәйрәмне каршы алабыз.
Корбан бәйрәме - һәрберебез өчен дә ярлыкау, иманыбызга тугрылыклы булып калуны раслау, Ходай Тәгалә кушмаган гамәлләрдән тыелу һәм начар ниятләрдән котылу, үзеңә, әйләнә-тирәдәгеләреңә шатлык-һидаять бүләк итү ае. Әлеге бөек бәйрәмнең төп асылы тирә-юньдәгеләр турында кайгырту, изге эшләрдә үзара ярдәмләшеп яшәү, туганнарыңа һәм якыннарыңа шатлык бүләк итүдән гыйбарәт. Бу бәйрәм атабыз Ибраһим гәләйһис-сәләм тарихы мисалында кешелеклелек үрнәген һәм кеше гомеренең кагылгысызлыгын чагылдыра.
Исламның бөеклегенә, хак дин булуына тагын бер кат инанып, әлеге бәйрәм безгә бу көннәрдә мохтаҗларга, бәлага юлыкканнарга ярдәм кулы сузарга, күңел җылысы бүләк итәргә менә дигән мөмкинлек тудыра. Аллаһ Тәгалә алдындагы бурычларыбызны аңлап, аңа рәхмәтле рәвештә, әлеге Корбан бәйрәме көннәрендә туганнарыбыз, якыннарыбыз, күрше-күлән, ятим һәм фәкыйрьләрнең хәлен белик, кулдан килгәнчә ярдәм итик. “Үз саранлыгыннан котыла алганнар гына уңышка ирешер” - ди Аллаһу Тәгалә Коръәни Кәримендә.
Кадерле дин кардәшләрем, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән Сезне бөек бәйрәм - Корбан гаете белән тәбриклим, бәхет-сәгадәт телим! Күңелләрегездәге иман нуры бервакытта да сүнмәсен, һәр йортка, һәр гаиләгә тынычлык, бәхет, сәламәтлек һәм уңышлар насыйп булсын!” – диелә котлауда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100