news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти Гайнетдин Дамир Мөхетдиновны орден белән бүләкләү турындагы боерыкны имзалаган

2015 елның 28 августында Дамир Мөхетдин «Әл-Фәхр» Мактау ордены белән бүләкләнгән иде.

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Россия мөселманнары башлыгы мөфти шәйх Равил Гайнетдин Россия Федерациясе Мөселманнары Диния назәрате рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдиновны Россия мөселманнарының «Күрсәткән хезмәт өчен» ордены белән бүләкләү турындагы Боерыкны имзалаган. Бу хакта Татарстан Мөселманнары Диния нәзарате сайтында хәбәр ителә.

«Исламга күпьеллык хезмәте, ислам мәгарифе, белем бирү һәм дини фәннәр үсеше, нәшрият эшчәнлегендәге уңышлары, тынычлык һәм ике яклы әңгәмә эшенә хезмәт итүе өчен, шулай ук 40 яшьлеге белән бәйле Дамир Вәис улы Мөхетдиновны Россия мөселманнарының югары бүләге «Күрсәткән хезмәт өчен» ордены белән бүләкләргә», - диелә документ текстында.

Бүләкләү тантанасы тиздән булыр дип көтелә. Орденны Россия мөслеманнар лидеры мөфти шәйх Равил Гайнетдин үзе тапшырачак.

Искәртеп узыйк, 2015 елның 28 августында, Дамир Мөхетдин «Әл-Фәхр» Мактау ордены белән бүләкләнгән. Орденны Нижгар мәчетендә җомга намазы алдыннан, Нижгар өлкәсе мәчетенең 100 еллыгына багышланган чара кысаларында, мөфти Гайнетдин тапшырган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100