news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөфти Гайнетдин АКШ Президентыннан хат алды - Татарстан Мөселманнарының диния нәзарате

"Бәхәсле мәсьәләләр булу ихтималына карамастан, безнең тынычлык һәм алга китү максатларына ирешү өчен искиткеч мөмкинлегебез бар”, - диелә хатта.

(Казан, 18 март, “Татар-информ”). Россия Мөселманнарының диния нәзарате һәм Россия мөфтиләр Советы рәисе мөфти Равил Гайнетдин Америка Кушма Штатлары Президенты Дональд Трамптан хат алды. Анда Америка башлыгы Президент вазифасына керешүе белән котлаган өчен мөфтигә рәхмәт белдерә. Бу хакта Татарстан Республикасы Мөселманнарының диния нәзарате матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Мин чын күңелдән мине АКШ Президенты вазифасына керешүем белән котлаган өчен Сезгә рәхмәтемне белдерәм. Мин Сезнең игътибарыгызны, таянычыгызны һәм фатихагызны бәялим. Алда мөмкин булган бәхәсле мәсьәләләргә карамастан, безнең тынычлык һәм алга китү максатларына ирешү өчен искиткеч мөмкинлегебез бар”, - диелә хатта.

Хатка АКШның Мәскәүдәге гадәттән тыш һәм тулы вакаләтле илчесе Джон Теффттан да язу беркетелгән. Анда Американың Россия мөселманнары белән хезмәттәшлекне яхшы бәяләве һәм аның дәвамлылыгына ышаныч белдерелү турында әйтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot