news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөфти Җәгъфәр Пончаев тынычлык саклаучы буларак бүләкләнде

Мөфти Җәгъфәр Пончаев тынычлык саклаучы буларак бүләкләнде

(Санкт-Петербург, 9 август, «Татар-информ», Зәрия Хәсәнова). Кичә Санкт-Петербургның Җәмигъ мәчете мөфтие Җәгъфәр Пончаевка «Дөнья Китабы» яшьләр оешмасы вәкилләре «Изге Тугрылыклы Иоанн Кронштадский» ордены тапшырдылар. Бу оешма төзелүгә әле берничә ел гына үткән булса да, тынычлык сөюче яшьләр 40тан артык илне гизеп чыкканнар. Алар үзләре белән «Дөнья Китабы» исемле альбомны алып барганнар һәм аңарга теләгән кеше үзенең изге теләкләрен яза алган.

Иоанн Кронштадский орденының яңа кавалеры Җәгъфәр Пончаев билгеләп үтүенчә, хәзер, башка вакытларга караганда да бигрәк, актуаль төстә тынычлык турында сөйләргә һәм изге эшләргә өндәргә кирәк.

Тантаналы чарадан соң Җәгъфәр Пончаев анда катнашучылар өчен Җәмигъ мәчете буйлап экскурсия үткәрде.

news_right_1
news_right_2
news_bot