news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти Дубайда Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в) нәселеннән булган Шәехтә дини мәҗлестә катнашты

Камил хәзрәт Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика рәсми делегациясе составында VIII Еллык инвестицион форумда катнаша.

(Казан, 10 апрель, "Татар-информ"). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәре дәвам итә. Билгеле булганча, Дубайда VIII Еллык инвестицион форум уза. Биредә Камил хәзрәт Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов җитәкчелегендәге республика рәсми делегациясе составында форумда катнаша. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөфти үзенең эшлекле сәфәре барышында Шәех Мәэмүн әр-Рави белән күреште. Галим мөфтинең Дубайга килүе хөрмәтенә аны кичке ашка чакырды һәм танылган мөселман галимнәре катнашында махсус мәҗлес уздырды.

Шәех Мәэмүн әр-Рави – Гыйрак дин галиме, аның нәселе турыдан-туры Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә тоташа. Шәех Дубайда яши, ул Коръәнне яттан белү буенча иң югары дәрәҗәгә ирешкән. Шәех Мәэмүн әр-Рави Фарсы култыгы илләрендә Коръән конкурсларында баш хөкемдар һәм жюри рәисе булып тора, Әмирлек хакименең Коръән буенча Комитетында рәислек итә.

Камил хәзрәт Шәехне Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Коръән хафизлар мәктәбен торгызу юнәлешендәге эшчәнлеге һәм чаралары белән таныштырды: Коръән укучылар конкурслары, татар һәм рус телләренә тәфсирләр әзерләү, Коръәннәр бастыру һәм башкалар турында сөйләде. Шәех үз чиратында Дубайда әлеге юнәлештә эшләрне оештыру буенча шәхси тәҗрибәсе белән уртаклашты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100