news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти “Донорлык хәрәкәтенә ярдәм өчен” медаленә ия булды

Ислам дине кан бирүне тыймый, чөнки без кемнеңдер гомерен һәм саулыгын саклап калуга үз өлешебезне кертәбез, – дип билгели Камил хәзрәт Сәмигуллин.

(Казан, 2 декабрь, "Татар-информ"). Кан һәм аның компонентларын ихтыяри бирүне (донорлык) массакүләм үстерүгә юнәлдерелгән Кан тапшыру хезмәте үсеше киң масштаблы дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында, кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Медицина-биология федераль агентлыгы чакыруы буенча Х юбилей Россиякүләм Кан тапшыру хезмәте форумында катнашты. Монда аны ведомствоның мактаулы бүләге – Медицина-биология федераль агентлыгының “Донорлык хәрәкәтенә булышлык өчен” медале белән бүләкләделәр.Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чарада Россия Кан тапшыру хезмәте үсеше программасын әйдәп баручылар, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Медицина-биология федераль агентлыгы вәкилләре, Кан тапшыру учреждениесе җитәкчеләре, донорлар, иҗтимагый оешмаларда хезмәт куючылар катнашты.

Исегезгә төшерәбез, быелның 7 апрелендә Татарстан Кан тапшыру үзәгендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, нәзарәт хезмәткәрләре, имамнар, мөселман уку йортлары шәкертләре һәм мөгаллимнәр Санкт-Петербург метросында булган фаҗигадә зыян күрүчеләргә һәм башка мохтаҗ кешеләргә ярдәм йөзеннән кан тапшырган иде. "Мөселманнар кан коймый!" дигән шигарь астында уздырылган әлеге донорлык акциясе мөселманнарның һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булуын күрсәтү максаты белән оештырылды.

- Ислам дине кан бирүне тыймый, чөнки без кемнеңдер гомерен һәм саулыгын саклап калуга үз өлешебезне кертәбез, – дип билгеләде Камил хәзрәт Сәмигуллин. – Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: “...Әгәр берәү бер кешене үлемнән коткарса – бөтен кешеләрне үлемнән коткарган кебек булыр” (“Маидә” сүрәсе, 32 нче аять). 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100